2018 елдан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен “Коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” юнәлеше буенча стажировка мәйданчыгы булып тора.
2022 елның 29 сентябрендә чираттагы ике көнлек стажировка ачылды.
Чара юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина, Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Сергей Артелинович, КФУ ДМИЮМ белем бирү программалары җитәкчесе Светлана Гранкина, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында узды.
Стажировканы Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты, Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты, Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты, Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты, Нурлат муниципаль районы Советы Аппараты структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре узачак.
Стажировка программасы нормалар иҗат итү эшчәнлеген оештыруны һәм тормышка ашыруны өйрәнүгә һәм норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрүгә юнәлдерелгән.