Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты дәүләт хезмәткәрләренә аттестация һәм квалификация имтиханын уздыру буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.

Аттестация комиссиясе карары буенча 2 дәүләт граждан хезмәткәре квалификация имтиханын тапшырды һәм биләгән вазыйфаларына туры китереп класслы чин бирү өчен тәкъдим ителде.

Тавыш бирү йомгаклары буенча 2 аттестацияләнүче комиссия карары белән дәүләт граждан хезмәтенең биләп торучы вазыйфаларына туры килә дип танылды, 6 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килә дип танылды һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International