Мобилизацияләнгән гражданнарга бушлай юридик ярдәм

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мобилизацияләнгән гражданнарның хокукый мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатларында мобиль мәгълүмат-консультация төркеме эше оештырды.

«Министрлык, нотариаль һәм адвокатлар палаталары, республика хәрби комиссариаты һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре гражданнарны өлешчә мобилизацияләүне уздыру тәртибенә кагылышлы мәсьәләләрне оператив хәл итү һәм аңлату өчен түләүсез хокукый консультацияләр үткәрәләр», - дип сөйләде Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов.

 Мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә. Кабул итүнең беренче көннәрендә хокукый консультация сорап йөз илледән артык кеше мөрәҗәгать итте.

Гражданнарны өлешчә мобилизацияләү турындагы сорауларга җавапларны Объясняем.РФ порталда да табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International