Бүген Республика дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында «Мирас» спорт комплексында мини-футбол буенча турнир башланды. Катнашу өчен 26 команда заявка бирде. Турнир регламенты буенча алар сигез төркемгә бүленгән, шуларның икешәр иң көчле коллективы квалификация раунды нәтиҗәләре буенча финал өлешендә көрәшне дәвам итәчәк.
Юстиция министрлыгы командасының төркем этабында көндәшләре Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгы командалары булды.
Уен көне нәтиҗәләре буенча Юстиция министрлыгы турнирның финал өлешенә узды. Министрлык коллективы команданы чын күңелдән котлый һәм алдагы уеннарда да җиңүләр тели!