Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкалары тәмамланды

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

 Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” программасы буенча ике көнлек стажировка узды.

Стажировканың максаты булып норматив хокукый актлар проектларының һәм нормалар иҗат итү эшчәнлегенең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итүче белем һәм күнекмәләр алу тора.

Стажировканы Татарстан Республикасы Дәүләт Советының структур бүлекчәләре, Чаллы шәһәре, Әтнә, Чирмешән муниципаль районнары, Нурлат муниципаль районы Советы җитәкчеләре һәм белгечләре узды.

Стажировка барышында стажерлар нормалар иҗат итү һәм норматив актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү үзенчәлекләрен өйрәнделәр, актуаль хокукый сорауларга җаваплар алдылар.

Стажировка ябылу тантанасында юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Илнур Шәрипов, Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белем бирү программалары җитәкчесе Светлана Гранкина, министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары катнашты.

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов стажерларга билгеләнгән үрнәктәге таныклык тапшырды һәм алган белемнәрен алга таба да нәтиҗәле файдалануны теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International