“Авыл җирлекләре белән идарә итүгә заманча якын килү” программасын тормышка ашыру

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин авыл җирлекләре башлыклары – “Авыл җирлекләре белән идарә итүнең заманча алымнары” махсус белем бирү программасында катнашучылар алдында чыгыш ясады. Аның төп модуле КФУның дәүләт һәм муниципаль идарәсенең югары мәктәбендә уза.

Үзенең чыгышында министр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде, Министрлыкның җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлегенә аерым игътибар бирде, проблемалы мәсьәләләргә һәм аларны хәл итү өстендә эшләүгә басым ясады.

Программа авыл җирлекләре җитәкчеләре эшчәнлегенең барлык актуаль аспектларын исәпкә ала һәм үз эченә лекцияләрне, семинарларны, мөстәкыйль дәресләрне, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренең чыгышларын ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International