Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты дәүләт хезмәткәрләренә аттестация һәм квалификация имтиханын уздыру буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Аттестацияләү комиссиясе карары буенча 1 дәүләт граждан хезмәткәре квалификация имтиханын тапшырды һәм биләгән вазыйфасы нигезендә класслы чин бирү өчен тәкъдим ителде.
Тавыш бирү йомгаклары буенча аттестацияләнүче 2 кеше комиссия карары белән дәүләт граждан хезмәтенең биләп торучы вазыйфаларына туры килә дип танылды, аттестацияләнүче 4 кеше дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килә дип танылды һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде, 1 аттестацияләнүче – дәүләт граждан хезмәте биләгән вазыйфаларына туры килми дип танылды.