Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эш төркеме утырышы

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Юстиция министрлыгында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышын уздырды.

Эшче төркем утырышында түбәндәге Татарстан Республикасы закон проектлары буенча фикер алыштылар:

1) “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында”; (эшләүче - Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналарның һәм техниканың башка төрләренең техник торышына күзәтчелек идарәсе)

2) “Татарстан Республикасында гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүе өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында.” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”; (эшләүчесе - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы)

3) “Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”; (эшләүчесе - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе)

4) “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законының 15 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”; (эшләүчесе - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы)

5) “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”; (эшләүчесе-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы)

 Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты эшче төркеме утырышында фикер алышу йомгаклары буенча “Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законының 15 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”, “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законнары проектлары эшләп бетерү өчен кире кайтарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International