7 октябрьдә Казан халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

7 октябрьдә Өлкәннәр декадасы кысаларында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

Консультацияләр Татарстан халыклары дуслыгы йортында (Казан шәһ., Павлюхин ур., 57) 10:00 дән 12:00 гә кадәр узачак. Алдан язылу кирәк түгел.

Яшь буенча чикләүләр юк, теләге булган һәркем җир һәм хезмәт законнары, хезмәт хокукы, медицина һәм социаль тәэминат мәсьәләләре буенча консультация ала алачак.

Чараны ТР Юстиция министрлыгы оештыра. Гражданнарга профильле хакимият органнары, шулай ук Татарстан Республикасы Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары вәкилләре консультация бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International