Казанда яшәүче 30дан артык кеше түләүсез юридик ярдәм алды

2022 елның 7 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы казанлыларга Татарстан халыклары дуслыгы йортында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын оештырды. Чара Халыкара өлкәннәр көненә багышланган.

Профильле хакимият органнары, шулай ук Татарстан Республикасы Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары вәкилләре түләүсез хокукый ярдәм күрсәттеләр. Казан халкына иминият пенсиясен билгеләү, мираска керү, җир кишәрлегенә хокукны саклау һәм милекне хосусыйлаштыру мәсьәләләре буенча консультация бирелде.

Әйтергә кирәк, мондый чаралар бик мөһим. Алар халыкның хокукый агарту дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә, аларга законнарның барлык үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итә.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы бергәләп эшләгән өчен чарада катнашучыларга рәхмәт белдерә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International