“Урманны саклыйк” акциясе кысаларында Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре 500 ылыслы агач үсентесе утырттылар

2022 елның 8 октябре, шимбә

Татарстанда “Урманны саклыйк” Бөтенроссия акциясе башланды. Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре ел саен әлеге чарада актив катнашалар.

Бүген шәһәр яны урманчылыгы территориясендә, Дачное торак пункты янында Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре 500 ылыслы агач үсентесе утырттылар.

Акция урманга сак караш тәрбияләү һәм җәмгыять игътибарын аны саклау проблемаларына юнәлтү максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International