“Үз һөнәрендә иң яхшысы” конкурсында катнашучыларның сайлап алу этабына узучылар билгеләнде

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре арасында “Үз һөнәрендә иң яхшысы”  конкурсын оештыру һәм үткәрү буенча комиссия утырышы узды.

Конкурс Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вазыйфалар биләүче Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү һәм нәтиҗәле кадрлар сәясәтен гамәлгә ашыру максатларында, шулай ук җәмәгать судьясы аппараты хезмәткәренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максатларында үткәрелә.

Быел конкурста катнашу өчен 6 гариза керде. Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча түбәндәге катнашучылар билгеләнде:

  • “Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы консультанты” номинациясендә - А.С. Конкина, О.В. Назарова, И.В. Ушаков;
  • “Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы суд утырышы секретаре” номинациясендә - З. Д. Гладкова;
  • “Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире” номинациясендә - Л.К. Курчбаева, Л.И. Таҗетдинова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International