Бүген Татарстан Дәүләт Советының Парламент үзәгендә республика җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Тантанада юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.
Министр сайланган судьяларны Татарстан Республикасы җәмәгать судьясының мактаулы вазыйфасына билгеләп кую белән котлады.
“Җәмәгать суды халыкка иң якын, шуңа күрә гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауга бәйле эшегезнең әһәмиятен бәяләү кыен. Кешеләрнең суд органнарына ышанычы сезнең әхлакка һәм профессиональ булуыгызга бәйле", - диде ул.
Бүген республиканың төрле районнарындагы суд участокларын тәкъдим итүче 11 җәмәгать судьясы үз таныклыкларын алды.
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!