Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппараты дәүләт хезмәткәрләренә һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә аттестация һәм квалификация имтиханнары уздыру буенча утырышлар уздырылды.
Аттестация комиссиясе карары белән 1 дәүләт граждан хезмәткәре квалификация имтиханын тапшырды һәм вазыйфасы буенча класслы чин бирү өчен тәкъдим ителде, аттестацияләнүче 13 кеше дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды, 10 аттестацияләнүче – дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды һәм дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен үсеш тәртибендә кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде.
Министрлык коллективы хезмәттәшләрен чираттагы аттестациянең уңышлы узуы белән котлый!