Казан федераль университетының юридик факультетының 4 нче курс студентлары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы музеенда булдылар.
Музейга килүчеләрне сәламләп, министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов хәзерге җәмгыятьтә юриспруденция гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүдә мөһим социаль роль уйный, уңышлы юрист үз эшчәнлегендә булган хокукый механизмнарны нәтиҗәле куллана һәм камилләштерә, шуңа күрә һөнәрнең килеп чыгышын белү республиканың яшь буынына хокукый агартуның аерылгысыз өлеше булып тора, дип билгеләп үтте.
Визит кысаларында Юстиция министрлыгы хезмәткәре Семен Сметанин кунакларга музейның экспозиция залы буенча күзәтү экскурсиясе уздырды, аларга Юстиция министрлыгының барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында сөйләде. Кунаклар зур кызыксыну белән архив документлары, фотографияләр, бүләкләр белән таныштылар.
Очрашу ахырында Мөхәррәм Ибәтов укучыларга һөнәри өлкәдә зур казанышлар теләде.