РФ субъектлары һәм БДБ илләре башкарма хакимиятенең вәкаләтле органнары хезмәткәрләре, регистрларны алып бару өчен җаваплы вазыйфаи затлар катнашында онлайн-режимда муниципаль норматив хокукый актларның федераль регистрын һәм РФ субъектлары муниципаль норматив хокукый актлары регистрларын алып бару буенча Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
РФ субъектлары һәм БДБ илләре вәкилләренең муниципаль актлар регистрын алып бару тәҗрибәсе турында докладлар тыңланды.
Конференциядә катнашучылар муниципаль норматив хокукый актларны системалаштыру, аларны әзерләү сыйфатын күтәрү, алып бару, гражданнарның федераль регистрдагы актуаль һәм дөрес хокукый мәгълүматка үтемлелеген тәэмин итү турында фикер алыштылар, шулай ук регистрлар алып барыла торган мәгълүмат системасын үстерүнең актуаль мәсьәләләренә дә кагылдылар.