Дәүләт программасын үтәүне мониторинглау мәсьәләләре буенча киңәшмә

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

 Министрның беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә “2015-2025 елларда Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларын үтәүнең барышы турында” киңәшмә узды.

Чара Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары һәм “Бизнес - коррупциягә каршы” иҗтимагый процедуралар үзәге” коммерциячел булмаган автоном оешмасы вәкилләре катнашында узды.

Киңәшмә кысаларында 2022 елның 9 аенда программа чараларын үтәү нәтиҗәләре тикшерелде, шулай ук агымдагы елның IV кварталына бурычлар билгеләнде. Республика халкын коррупциягә каршы агарту чараларын оештыруга аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International