Хокукый белем мәктәбенең 2022 уку елында беренче дәресе

2022 елның 22 октябре, шимбә

Юстиция министрының беренче урынбасары “Өченче буын университеты” студентлары өчен хокук белемнәре мәктәбе дәресендә чыгыш ясады.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәресенең беренче лекциясе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең бер юнәлешенә: республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә багышланган.

Министр урынбасары Татарстан Республикасында гражданнарның түләүсез юридик ярдәм алу тәртибе һәм урыннары турында җентекләп сөйләде. Мәсәлән, Юстиция министрлыгында Түләүсезз юридик ярдәм күрсәтү үзәге эшли.

Үзәк барлык теләүчеләргә квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган. Үзәккә кабул итүгә 222-60-60 кайнар линия телефоны аша язылырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International