Бүген юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышын уздырды, анда түбәндәге Татарстан Республикасы закон проектлары каралды:
1) “Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
2) “Татарстан Республикасы территориясендә аттракционнарның техник торышы һәм эксплуатациясе өлкәсендә региональ дәүләт контроле (күзәтчелеге) турында”;
3) “Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү хакында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында”.