Бүген Вахитов суд районы буенча 2,3,4 һәм 7 нче суд участокларында янгын чыгу очрагында башкарылырга тиешле гамәлләр өйрәнелде.
Мондый өйрәтүләр янгыннарны, гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә әзерлек дәрәҗәсен билгеләргә һәм бүлекчә хезмәткәрләренең үзара хезмәттәшлек дәрәҗәсен, оперативлыгын, җиһазланышын һәм әзерлеген күрсәтә.
Укуларны үткәргәндә юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе судлары эшчәнлегенең билгеләнгән тәртипне тәэмин итүне оештыру бүлеге башлыгы Максим Афанасьев, 2 янгын часте башлыгы Дмитрий Мельников, ашыгыч ярдәм бригадасы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе вәкилләре катнашты.
Нәтиҗә ясап, мондый төр өйрәнүләрнең зур әһәмияткә ия булуы билгеләп үтелде, чөнки җәмәгать судьялары биналарында (бүлмәләрендә) гражданнар бар һәм реаль ситуациядә барлык хезмәтләрнең бердәм эшләве аларның гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.
Министрлык барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерә һәм мондый эшләрнең бары тик уку максатларында гына үткәрелүен тели!