Бүген Министрлыкта Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы булды.
Утырышта “Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте турында” Татарстан Республикасы законы проекты һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчләрен югалтуын тану хакында фикер алыштылар. Закон проектын ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшләгән.
Фикер алышу йомгаклары буенча күрсәтелгән закон проекты концепциясен эшләп бетерү зарурлыгы ачыкланды, шуңа бәйле рәвештә эшче төркем утырышын кабат үткәрү турында карар кабул ителде.