Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының яңа кабул ителгән хезмәткәрләренең “Һөнәркә кереш” стажировкасы

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының яңа кабул ителгән хезмәткәрләрен стажировкалау программасы ачылды.

Программаны ачуда сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина чыгыш ясады.

Стажировка программасы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең суд эше алып бару һәм архив эшен алып бару мәсьәләләре буенча белемнәрен һәм һөнәри күнекмәләрен камилләштерүне, җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренә методик ярдәм күрсәтүне, шулай ук Министрлыкның эшчәнлек юнәлешләре буенча структур бүлекчәләре белән хезмәттәшлекне күздә тота.

Стажировка программасын ачуда шулай ук җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Гөлинә Гатина, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Ксения Марточкина, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы урынбасары Дмитрий Пилин катнашты.

Шулай ук оештыру-хокукый, кадрлар белән тәэмин итү, ведомствоара электрон документ әйләнеше системасын куллану һәм коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрен үз эченә алган бүлекләр башлыклары һәм хезмәткәрләре дә лекцияләр белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International