Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышы

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

 Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Югары суд Президиумы залында  республика Судьялар советының  Айдар Галиәкбәров рәислегендә узган чираттагы утырышында катнашты.

 Көн тәртибенә Татарстан Республикасы судларының почта хезмәтләре белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре, судьяларны, аларның гаилә әгъзалары һәм суд аппараты хезмәткәрләрен социаль яклау мәсьәләләре куелды.

Бу темаларга доклад белән юстиция министры урынбасары чыгыш ясады. Надежда Рагозина чыгышында статистик мәгълүматларны җиткерде, уртак эшнең уңай нәтиҗәләрен билгеләп үтте һәм киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет белдерде.

“Россия почтасының барлык суд участокларында булган шәхси кабинетлары хезмәткәрләребезнең эшен җиңеләйтергә мөмкинлек бирә, суд участокларыннан җибәрелә торган теләсә нинди корреспонденция күзәтеп торырга мөмкин. Корреспонденцияне тапшыру турында электрон хәбәрләр алу мөмкинлеге бар, - дип хәбәр итте министр урынбасары. Бүгенге көндә суд участокларыннан 75 187 хат җибәрелгән, шуларның 3469ы - электрон рәвештә”.

Очрашуда катнашучылар белән бу юнәлештә эшчәнлекне камилләштерү буенча алга таба эш турында карар кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International