Министрлык шоферларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

2022 елның 28 октябре, җомга

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне алдыннан Юстиция министрлыгында Министрлык шоферларын бүләкләү тантанасы узды.

“Бу машина йөртүче һөнәрен сайлаган һәркемнең бәйрәме. Хезмәтегез һәм сайлаган һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен тирән рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Бәйрәм белән”, - диде юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов үзенең сәламләү сүзендә.

Намуслы хезмәтләре, югары һөнәри осталыклары һәм эшләренә җаваплы караулары өчен машина йөртүчеләргә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International