Тәмәке буенча техник регламент кабул итү турында

2008 елның 15 сентябре, дүшәмбе
Дәүләт Думасы депутатлары тәмәке җитештерүчеләр белән көрәштә Роспотребнадзор башлыгын хупладылар һәм илебездә тәмәкегә таләпләрне кырысландыруны вәгъдә итәләр.
РФ дәүләт баш санитария табибы, Россия фәннәр академиясе академигы Г.Онищенко фикеренчә: “Бездә чын-чынлап тәмәке җитештерү белән бәйле законнар юк”. Бу атна башында Геннадий Онищенконың “Кент” һәм “Ява Золотая” маркалы тәмәке җитештерүче “Бритиш Американ Тобакко” компаниясенә суд тикшерүләре белән янавын искә төшерик, чөнки Россия аларны кеше организмы өчен куркыныч һәм агулы, сыйфатсыз продукция сата алырлык цивилизациясез базар буларак кына кызыксындыра.
Роспотребнадзор башлыгы артыннан “цивилизациясез базарга” каршы Дәүләт Думасы вице-спикеры, түбәндәге палатада техник көйләү реформасын күзәтүче Юрий Волков чыгыш ясады: “Әгәр дә бу фирма Россия базары өчен җитештергән продукциясен, әйтик, Америкада сатарга җөрьят итсә, күптән күпмиллиардлы дәгъвалар белән күмелеп бетәр иде. Кызганычка каршы, бездә катгый чикләү чаралары булмаганлыктан, бүтән стандартлардан файдаланып була. Дәүләт Думасында икенче укылышта тәмәке буенча техник регламент кабул итүгә әзерләнә. Шул ук “Филип Моррис” үз илендә, Аурупаның барлык илләрендә тәмәкедәге никотин һәм төтеннең тәшкил итәргә тиешле цивилизацияле нормаларын саклый. Бары Россия өчен генә закон тарафыннан моннан 20 ел элек билгеләнгән нормаларын билгеләмәкче.
Дәүләт Думасында икенче укылышы 19 сентябрьгә билгеләнгән, тәмәке продукциясенә яңа техник регламент кабул ителгәнче илебездә бер данә сигарет төтенендә сөрем һәм никотинның өлеше 1,4 миллиграмм тәшкил иткән тәмәке җитештерү мөмкинлеге бирүче иске нормалар гамәлдә, шул ук вакытта Аурупада әлеге күрсәткечләр күптән инде 1,0 миллиграммнан арта алмый. Яңа регламентның асылы – Россия законнарын Бөтендөнья Сәламәтлек Саклау оешмасының Тәмәкегә каршы көрәш буенча кысалы конвенциясенә тәңгәл китерү. Әлеге документка апрель аенда ук кул куеп, илебез тәмәке рекламасын тулысынча тыюдан тыш, тәмәкеләрне “җиңел” һәм “үтә җиңел” дип маркалауны тыйды, тәмәке тартуның зыяны турында кисәтү язуларының мәйданын тәмәке кабының 30 % өлешенә кадәр арттырды, шулай ук тәмәкедәге төтен һәм никотин өлешен киметү кирәклекне таныды. Соңгысы фильтрлы тәмәкегә генә түгел, “Прима” ише фильтрсыз төрләргә дә карый. Аерым экспертлар фикеренчә, тәмәке компанияләре максатчан рәвештә Дәүләт Думасында кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарлык закон актларының кабул ителүе яклы.
Быел сентябрьдә Аурупа судында Аурупа территориясендә тәмәкене төрле төрдә сату һәм куллануны тулысынча тыю турында директива тикшереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International