Бүген Юстиция министрлыгында Ульяновск өлкәсе губернаторы администрациясе җитәкчесе урынбасары - Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Алексей Преображенский җитәкчелегендәге Ульяновск өлкәсе делегациясе булды. Делегация составына Ульяновск өлкәсе губернаторы администрациясе, “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Ульяновск төбәк бүлеге һәм “И.И. Дмитриев исемендәге Ульяновск өлкәсе дәүләт юридик бюросы” дәүләт казна учреждениесе вәкилләре керде.
Эшлекле очрашу барышында төбәкләрдә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, нормалар иҗат итү эшчәнлеге һәм коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Кунакларга министрлык бинасы һәм музее, шулай ук күптән түгел ачылган Юстиция кварталы территориясе һәм биналары буенча күзәтү экскурсиясе үткәрелде.