Бүген Министрлыкта Краснодар крае җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү департаменты җитәкчесе урынбасары Наталья Башинская булды.
Яклар җәмәгать юстициясен заманча үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аппарат хезмәткәрләре эше белән таныштылар, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү өлкәсендә тәҗрибә уртаклаштылар.
Визит кысаларында Наталья Башинская Казан шәһәренең Вахитов һәм Киров районнары суд участокларында булды, анда ул җәмәгать судьялары тарафыннан гадел хөкем йөртү шартлары белән танышты.