Юстиция министрлыгы һәм ТР Дәүләт бюросы хезмәткәрләре мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтә

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

 Татарстанда түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча Дәүләт юридик бюросы эшли башлады!

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм “Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы” ДКУ хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы һәм суд приставлары хезмәте вәкилләре катнашында мобилизацияләнгән гражданнарны һәм аларның гаилә әгъзаларын бергәләп кабул иттеләр.

 

Гражданнарның төп соравы якын туганнарына ышанычнамә рәсмиләштерүгә кагылышлы иде. Шулай ук хезмәт үткән чорда башланган башкарма производстволарны туктату һәм никахны теркәү мөмкинлеге белән бәйле сораулар да бирелде. Консультацияләр сорап барлыгы 19 кеше мөрәҗәгать итте, аларның барысы да квалификацияле түләүсез юридик ярдәм алды.

Татарстан Дәүләт бюросы хезмәткәрләренә квалификацияле юридик ярдәм сорап Казан шәһ., Кремль ур., 16 йорт, 104 каб. адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Белешмәләр өчен Телефон: 8(843) 222-60-60 (дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9.00 - 18.00, җомга 9.00-16.45).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International