Республиканың башкарма хакимият органнары эшен тикшерү турында

2008 елның 15 сентябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Нуруллина Э.К. 2008 елның 10 сентябрендә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт теркәве узарга тиешле норматив хокукый актларын сайлап алу буенча эшен тикшерүне башкарды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының республиканың башкарма хакимият органнарының Республика башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актларын әзерләү кагыйдәләрен үтәү буенча эшен тикшерүне уздыру буенча, шулай ук аларны дәүләт теркәве һәм бастырып чыгару буенча вәкаләтләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.07.2002 елдагы 426 номерлы карары белән каралган.
Эш барышында 2007 елның гыйнварыннан алып 2008 елның 10 сентябренә кадәр вакыт аралыгында дөнья күргән актлар өйрәнелде (барлыгы 876 документ).
Үткәрелгән сайлап алу нәтиҗәләре буенча, мәсәлән, “Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хезмәткәрләренең аттестация уздыру тәртибе һәм квалификация сынаулары тапшыру тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында” 2007 елдагы 6 сентябреннән 37 номерлы, “ Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча һөнәри белем дәрәҗәсенә, вазыйфаи бурычларны гамәлгә ашырганда кирәкле һөнәри белем һәм тәҗрибәгә квалификация таләпләрен раслау турында” 2007 елдагы 20 сентябреннән 45 номерлы, “Дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләүгә конкурс уздыру турында” 31.08.2007 елдагы 34 номерлы Министрлык боерыгына үзгәртмәләр кертү турында” 2007 елдагы 15 ноябреннән 356 номерлы, “Дәүләт хезмәтләренең административ регламентларын раслау турында” 2007 елдагы 22 ноябреннән 383 номерлы, “Дәүләт хезмәтләренең административ регламентларын раслау турында” 2007 елдагы 6 декабреннән 422 номерлы боерыкларны Юстиция министрлыгына хокукый экспертизага җибәрергә тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International