Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә агымдагы елның 3 кварталында алар буенча бурычлары булучы җәмәгать хакимияте органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләренең мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне мониторинглау һәм суд карарларын үтәү буенча видео-конференц-элемтә режимында киңәшмә узды.
3 кварталдагы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова чыгыш ясады. Башкарма производстволарны туктатуның кайбер үзенчәлекләре турында Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең башкарма җитештерүне оештыру бүлеге башлыгы Альберт Ибәтуллин хәбәр итте.
Киңәшмә барышында кире элемтәгә ТР Мәгариф министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, Алексеевск һәм Мөслим районнары вәкилләре чакырылды.
Министр урынбасары тарафыннан тутырыла торган реестрлар һәм куелган бурычларга җаваплы караш буенча дөрес мәгълүмат бирелү зарурлыгына игътибар юнәлтелде. Таләпләрне яки суд карарларын региональ һәм федераль дәрәҗәдәге программаларга кертү мөмкинлеген бәяләү кирәклеге күрсәтелде. Җирле үзидарә органнары һәм дәүләт хакимиятенең башкарма органнары белән хезмәттәшлекнең алга таба ысуллары билгеләнде.