2022 елның 3 ноябрендә министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтовның Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты курсантлары белән традицион очрашуы узды.
Очрашу Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 30 ел тулуга багышланган иде. Мөхәррәм Ибәтов курсантларга республиканың төп Законы, аның Татарстанның норматив хокукый базасын формалаштырудагы роле турында сөйләде.
Министр урынбасары шулай ук дәүләт граждан хезмәте, аның үсеше һәм перспективалары, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең юнәлешләре турында сөйләде, курсантларның төрле сорауларына җавап бирде.
Ахырда очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы турындагы фильмны карадылар.