Кама Тамагы муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул итү уздырылды

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

2022 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул итү булды.

Чара министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә узды.

Чарада Кама Тамагы муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Рәис Вафин, Кама Тамагы муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук министрлыкның бүлек башлыклары катнашты.

Җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнашучыларга җирле үзидарә турындагы законнардагы иң мөһим үзгәрешләр турында сөйләде.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендәге норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары Илсөя Хисамова актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү өлешендә Кама Тамагы районы җирле үзидарә органнарының эше турында сөйләде.

Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсенә кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International