1 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр “Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” ДКУ хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, суд приставлары хезмәте, халыкны социаль яклау органнары һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашында мобилизацияләнгән гражданнарны бергәләп кабул иттеләр.
Мобилизацияләнгән кешеләр арасында иң актуаль мәсьәлә якын туганнарына ышанычнамә рәсмиләштерү иде. Шулай ук мондый затлар башкарма производстволарны туктату, кредит каникуллары бирү, никахны теркәү, социаль түләүләр, медицина тикшерүе һ.б. турында гаризалар белән мөрәҗәгать итә. Консультацияләр сорап барлыгы 312 кеше мөрәҗәгать итте.
Түләүсез юридик ярдәмне “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” 2012 елның 22 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 12 статьясында билгеләнгән затлар (аз керемлеләр, 1 һәм 2 группа инвалидлар, инвалид балалар, аларның законлы вәкилләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Советлар Союзы, РФ Хезмәт, Хезмәт Геройлары һәм башкалар) түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Казан шәһәре, Кремль ур., 16 йорт, 104 каб.
Белешмәләр өчен телефон: 8(843)222-60-60 (дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9:00 дән 18:00 гә кадәр, җомга 9:00 дән 16: 45 кә кадәр).