Министрлык хезмәткәрләре Аксубай муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен муниципаль районга керүче җирлекләрдән мәгълүмат җыю буенча кирәкле дәүләт вәкаләтләрен үтәүне өйрәнү буенча күчмә чара уздырды.
Чара барышында Аксубай муниципаль районы җирле үзидарә органнарының кадрлар хезмәте хезмәткәрләренә «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү» дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.
Җаваплы затлар белән проблемалы мәсьәләләр каралды, дәүләт вәкаләтләрен башкарганда эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында тәкъдимнәр бирелде.