Административ регламент буенча архив документларын бирү турында

2008 елның 16 сентябре, сишәмбе
2008 елның 25 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР Министрлар Кабинеты каршында Баш архив идарәсенең “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында Баш архив идарәсенең 20.11.2007 елдагы 030 номерлы боерыгы белән расланган, архив белешмәләре, архивтан өземтәләр, архив документларның күчермәләрен бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү административ регламентына үзгәртмәләр кертү турында” 2008 елдагы 14 августыннан 014 номерлы боерыгы теркәлде (теркәү номеры 395).
Архив белешмәләре, архивтан өземтәләр, архив документларның күчермәләрен бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү норматив хокукый документлар исемлеге тәңгәллегендә башкарыла. Аларның составын Россия Федерациясе Мәдәният һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы боерыгы белән белән расланган “Россияле һәм чит ил гражданнары турында, шулай ук гражданлыгы булмаган, аларның законлы хокук һәм иреген тормышка ашыру белән бәйле затлар турында чит илдән килгән мәгълүмат соратып алуларны гамәлгә ашыруны оештыру хакында” дәүләт хезмәте күрсәтү буенча Федераль архив агентлыгы административ регламент белән тулыландыра.
Югарыда телгә алынган боерык белән чит илгә җибәрү өчен архив белешмәләре, архивтан өземтәләр, архив документларның күчермәләрен бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү буенча аерым тәгаенләнгән. Мисалга, архив белешмәләре, архивтан өземтәләр, архив документларның күчермәләре апостиль куеп чыкканнан соң почта буенча Россия Федерациясе Чит ил эшләре министрлыгына гариза бирүчегә җибәрү өчен җибәрелә, яки гариза бирүчегә бирү өчен дәүләт архивына кайтарыла, я булмаса гариза бирүчегә бирелә. Россия Федерациясе хокукый ярдәм турында һәм граждан, гаилә һәм җинаять эшләрендә хокукый мөнәсәбәтләр турында килешүләр төзегән дәүләтләргә, шулай ук Архив документларын куллану өлкәсендә үзара бәйләнеш принциплары һәм формалары турында килешүгә кул куйган Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге вәкилләре булган дәүләтләргә, яки хезмәттәшлек турында икеяклы килешүләр булган дәүләтләргә җибәрү өчен билгеләнгән документларга апостиль куелмый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International