Министрлыкта Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы узды.
Утырышта «Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен исәпкә алу, идарә итү һәм алар белән эш итү өлкәсендә хокук мөнәсәбәтләрен җайга салуның аерым мәсьәләләре турында»Татарстан Республикасы законы проекты тикшерелде. Проектны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы әзерләгән.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча күрсәтелгән закон проекты концепциясен эшләп бетерергә кирәклеге ачыкланды һәм аны кабат тикшерү турында карар кабул ителде.