Бүген “Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” җитәкчесе Марс Фәтхуллин шәһәр прокуратурасы, Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре Пенсия фонды идарәсе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Бөгелмә муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге, Бөгелмә районы нотариаты һәм адвокатурасы, районның Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре белән берлектә Бөгелмә районында яшәүчеләрне кабул итте.
Күчмә кабул итү барышында телдән юридик консультацияләрне 10 кеше алды. Килгән сораулар җир хокук мөнәсәбәтләренә, пенсия законнарына, аренда шартнамәләрен үтәү тәртибенә һәм башкаларга кагылды.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә хокукый характердагы аңлатмалар бирелде.