Авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

“Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” дәүләт казна учреждениесенең “Гаилә бергә” дигән бушлай гаилә кунакханәсендә авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы уздырачак. Чара Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышланган.

Чарада шулай ук хакимиятнең профильле органнары, Татарстан Республикасының Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары вәкилләре катнашачак.

Консультация сәламәтлек саклау, торак, мәгариф законнары, хезмәт хокукы һәм социаль тәэминат өлкәсендәге мәсьәләләр буенча үткәрелә.

Кайчан: 18 ноябрь

Кайда: Оренбург тракты ур., 140А

Сәгать ничәдә: 16:30 дан 18:00 гә кадәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International