Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре республиканың Бөгелмә районында «2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы чараларының үтәлешен планлы тикшерделәр.
Тикшерү кысаларында районның коррупциягә каршы комиссияләре эшчәнлеге мәсьәләләре каралды, муниципаль коррупциягә каршы программа, коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру мәсьәләләре, шулай ук башка программа чараларының үтәлеше тикшерелде.
Тикшерүнең башлангыч нәтиҗәләре һәм коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшне камилләштерү буенча гомуми тәкъдимнәр турында Бөгелмә районы Советы Аппараты җитәкчесе Ләйсән Минникаева белән фикер алыштылар.