Министрлыкта Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты дәүләт хезмәткәрләренең квалификация имтиханнарын үткәрү буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.
Аттестацияләү комиссиясе карары буенча 8 дәүләт граждан хезмәткәре квалификация имтиханын тапшырды һәм биләгән вазыйфасына туры китереп класслы чин бирү өчен тәкъдим ителде.
Комиссия утырышында бәйсез эксперт сыйфатында Казан (Идел буе) федераль университетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы профессоры Ә.Г. Гатауллин катнашты.