Бүген Казанда «Гаилә бергә» дигән бушлай гаилә кунакханәсендә авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узды. Чара Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ белән берлектә оештырылды.
Түләүсез хокукый ярдәмне Татарстан Республикасы профильле министрлыклары, федераль органнар вәкилләре, Татарстан Республикасында Бала эшләре буенча вәкаләтле вәкил аппараты вәкиле һәм адвокат күрсәттеләр. Балалары «ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсе» ДАССО дәвалана торган ата-аналарга сәламәтлек саклау, мәгариф, торак законнары, хезмәт хокукы һәм социаль тәэмин итү өлкәсендәге мәсьәләләр буенча консультация бирелде. Чара барышында барлыгы 57 мәсьәлә буенча 42 гаилә квалификацияле хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Консультацияләр уздыру вакытында ТР Яшьләр министрлыгы волонтерлары балалар өчен анимацион программа үткәрде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы чарада катнашучыларның барысына да уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерә!