2022 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы судлары һәм судьялар җәмгыяте арасында волейбол буенча Чемпионат узды. Татарстан Республикасы судлары һәм судьялар җәмгыяте арасында волейбол буенча Чемпионатны оештыручылар-Татарстан Республикасы Югары суды, Татарстан Республикасы Судьялары советы һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе.
Ярышларны ачуда мәртәбәле кунаклар катнашты. Чемпионатта катнашучыларны Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов сәламләде. Котлау сүзе белән Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев чыгыш ясады, ә Татарстан Республикасы Судьялар советы рәисе Айдар Галиәкбәров чемпионатны яхшы оештырган өчен Әлмәт җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Илһамландыручы теләкләр белән шулай ук Идел буе округы Арбитраж суды рәисе урынбасары Игорь Смоленский чыгыш ясады. Чарада Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Рамил Рамазанов катнашты.
Ярышларда Югары суд, Татарстан Республикасы Арбитраж суды, Идел буе округы Арбитраж суды, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Россия дәүләт гадел хөкем университеты, республика район (шәһәр) судлары командалары, барлыгы 12 ир-ат һәм 9 хатын-кыз командасы катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хатын - кызлар командасы ярышта 3 нче урынны алды, беренче урын - Яр Чаллы шәһәр судында, 2 нче урын-Лениногорск шәһәр судында. Хатын-кызлар командалары арасында иң яхшы уенчы дип Алякина Ольга Сергеевнаны таныдылар.
Ир - атлар командалары арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын – ТР Югары суды, 2 урын - Әлмәт һәм Лениногорск шәһәр судларының берләшкән командасы, 3 урын - Суд департаменты идарәсе.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы кызларны чын күңелдән ч
Чемпионаттагы менә дигән нәтиҗәсе белән котлый! Яңа җиңүләр һәм уңышлар телибез!