21 ноябрьдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы узды.
Утырышта «Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен исәпкә алу, идарә итү һәм алар белән эш итү өлкәсендә хокук мөнәсәбәтләрен җайга салуның аерым мәсьәләләре турында» Татарстан Республикасы законы проекты кабат тикшерелде.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча эшләнеп беткән закон проектын Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы әгъзаларына карап тикшерүгә җибәрү турында карар кабул ителде.