ТР Юстиция министрлыгында Ведомствоара комитетның эшче төркеме утырышы

2008 елның 16 сентябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында, Татарстан Республикасының Тарифлар буенча комитеты барлыкка килү сәбәпле Татарстан Республикасы Законнарына үзгәрешләр кертү турында норматив хокукый акт проектларын эшләү буенча эшен башлаучы, Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме әгъзалары белән утырыш узды.
Эшче төркем составына ТР юстиция министры М.М.Корманов һәм аның беренче урынбасары С.Н.Столяров, Татарстан Республикасының Тарифлар буенча комитеты рәисе М.А.Фәйрушина һәм аның урынбасары Л.П.Сибгатуллина, шулай ук структур бүлекчәләрнең җитәкчеләре һәм ТР Президенты Дәүләт-хокук идарәсе, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе, ТР Юстиция министрлыгы һәм ТР Тарифлар буенча комитеты белгечләре керде.
Утырышта катнашучылар эшче төркем әгъзалары эшен оештыру белән бәйле мәсьәләләрне, шәхсән, эшләнергә тиешле норматив документ проектлары исемлеген, документ проектларын әзерләү вакытын һ.б. тикшерделәр.
Утырышны юстиция министры М.М.Корманов алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International