Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында “Үз һөнәрендә иң яхшысы” конкурсына йомгак ясау

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Бүген конкурс комиссиясе утырышында Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында “Үз һөнәрендә иң яхшысы” исеменә ел саен уздырыла торган конкурска йомгак ясалды.

Быел конкурста республиканың җирле үзидарә органнарының 18 белгече катнашты.

Утырыш нәтиҗәләре буенча конкурста җиңүчеләр дип табылды:

“Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре” номинациясенең беренче категориясендә - Латыйпова Зөлфия Мурсәлим кызы, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы административ комиссиясенең җаваплы секретаре;

“Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре” номинациясенең икенче категориясендә - Мырыкова Алина Гаделшан кызы, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы административ комиссиясенең җаваплы секретаре;

“Җирлекләрдән муниципаль регистр алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча иң яхшы җаваплы зат” номинациясендә – Закиров Салават Рәхимулла улы, Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Советының юридик бүлеге баш белгече җиңүчеләр булдылар.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International