“Татмедиа” да узган брифингта 2022 елның 9 аенда коррупцияне профилактикалау эшенә йомгак ясадылар

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

 Бүген юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Татарстан Республикасында коррупцияне профилактикалау буенча 2022 елгы эшкә йомгак ясауга багышланган брифингта катнашты.

Үз чыгышында министрның беренче урынбасары “2015-2025 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасының үтәлеше турында сөйләде, анда республика һәм федераль дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм иҗтимагый оешмалар - барлыгы 100 дән артык башкаручы катнаша.

ТР Юстиция министрлыгы Коррупциягә каршы дәүләт программасын гамәлгә ашыруны гомуми контрольдә тота, аның кысаларында 2022 елның 9 аенда Министрлык вәкилләре программа чараларының үтәлешенә 10 тикшерү үткәргән (6 муниципаль районда һәм 4 башкарма хакимият органында). Ачыкланган җитешсезлекләр төзәтү өчен программаны башкаручыларга җибәрелә, тикшерүләр нәтиҗәләре Министрлыкның рәсми сайтында “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегендә урнаштырыла.

 Дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору системасы үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте, 2020-2021 елларда дәүләт программасы индикаторлары тулысынча үтәлгән.

Брифингта шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль буенча комиссиясе рәисе Артур Мостаев һәм республика прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш буенча законнар үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Тимур Нуриев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International