Күчмә тикшерүләрнең расланган графигы нигезендә 2022 елның 22-24 ноябрьдә һәм 28-30 ноябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең хокук бозуларны профилактикалау буенча эш төркеме тарафыннан Мөслим һәм Чирмешән районнарында әлеге юнәлештә эшне оештыруның торышы өйрәнелде.
Составына ун министрлык (ведомство) вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары тарафыннан тикшерү барышында расланган план-берык нигезендә хокук бозуларны профилактикалау субъектларының эшчәнлеген аның аерым юнәлешләре буенча оештыру, шул исәптән күрсәтелгән районнарның хокук бозуларын профилактикалау буенча муниципаль программаларны үтәү өйрәнелде.
Үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча районнарда киңәшмәләр үткәрелде, анда башлангыч нәтиҗәләр буенча фикер алышынды һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча киңәшләр бирелде. Киңәшмә Мөслим районында район җитәкчелеге һәм хокук бозуларны профилактикалау субъектлары җитәкчелеге катнашында юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә, Чирмешән районында - Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина рәислегендә узды.