Юстиция министрлыгында “Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында” 2011 елның 21 ноябрендәге 324-ФЗ номерлы Федераль законның аерым нигезләмәләренең үз көченә керүе һәм Татарстан Республикасында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыруда экспертларның катнашу активлыгын арттыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, “Россия юристлары Ассоциациясе” ТРО ҖЧҖ, юридик клиникалар вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә юридик клиникалар турында белешмәләрне Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының рәсми сайтында урнаштыру сораулары каралды.