Бүген коллективның гомуми җыелышында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Министрлык хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәм – Юристлар көне белән котлады.
Үзенең котлау чыгышында министр юридик һөнәрнең әһәмиятен һәм кирәклеген, хокукый цивилизацияле җәмгыятьтә юристның социаль роленең мөһимлеген билгеләп үтте.
“Без соңгы елларда электрон гаделлек, суд приставлары хезмәте белән яңа форматта хезмәттәшлек итү кебек күп кенә проектларны тормышка ашыра алдык. Бездә түләүсез юридик ярдәм дәүләт системасында яңа катнашучы – Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы барлыкка килде, торак пунктларның исемнәрен бертөрлелеккә китерү буенча катлаулы эш тәмамланды. Бу Министрлык командасы эше нәтиҗәсе, сезнең һәркайсыгызның нәтиҗәсе”, - дип өстәде Рөстәм Заһидуллин.
Министр коллективка сәламәтлек, тынычлык һәм профессиональ үсеш теләде!
Ахырда Юстиция министрлыгының аерым хезмәткәрләре Министрлыкның ведомство бүләкләренә һәм Татарстан Республикасы Югары Судының Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Юстиция министрлыгы коллегаларын лаеклы бүләкләре белән котлый! Күпьеллык хезмәтегез өчен рәхмәт һәм киләчәктә дә профессиональ эшчәнлектә уңышлар телибез!