Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Алабуга районы мәктәпләрендә 9-11 сыйныф укучылары өчен “Саннар дәресе” үткәрде.
IT-эшмәкәрлеккә багышланган дәрестә укучыларның стартаплар турында булган белемнәрен системалаштырдылар, укучыларның IT өлкәсендә бизнес алып бару
турындагы фикерләүләрен киңәйттеләр, уңышлы стартапер тәҗрибәсе турында фикер алыштылар.
Очрашу ахырында балалар Айнур Газинур улына бик күп сораулар бирделәр һәм кызыклы дәрес өчен рәхмәт әйттеләр.